Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабын 2021 елда төгәлләячәкләр

Автомобиль юлы төзелеше «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча алып барыла.

Зур Казан боҗрасының 1,2 километрдан артык озынлыктагы икенче этабы төзелеше 2021 елда төгәлләнәчәк. Ул Казанның Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр аралыкта урнашачак. Әлеге юл төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Бүгенге көнгә Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыкта күпер төзелгән, трамвай юллары салынган. Болардан тыш, коммуникацияләрне төзү һәм төзекләндерү дә планлаштырыла — яңгыр сулары канализациясен, чистарту корылмаларын, терәк стеналарны, светофор һәм урам яктырткычларын урнаштырырга кирәк булачак.

Киләсе елда файдалануга тапшырылачак яңа юл участогының озынлыгы 522 метрны тәшкил итәчәк.

Быел исә Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды инде — Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл участогына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде. Бу проект 2,3 миллиард сумга бәяләнә. Яңа юлның озынлыгы 800 метрны тәшкил итә.

Беренче участок дүрт полосадан гыйбарәт — һәр якка автомобиль хәрәкәте өчен ике полоса билгеләнгән. Шулай ук җәяүлеләр өчен тротуар, трамвай юллары, Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч, Борисково урамында җәяүлеләр өчен җир өстеннән юл кичеше төзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса