Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Алнас" заводы энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсында җиңде

«Римера» ГК (ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионы) Әлмәт предприятиесе, нефть чыгару өчен су астына төшүче җайланмалар җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе, 2019 елда «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче дип танылды. 

«Алнас» заводы «Машина төзелеше» номинациясендә бүләк алды, аны ТР премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Предприятиенең энергетика ресурсларын саклау өлкәсендәге казанышларын бәяләгәндә, завод тарафыннан җылылык һәм электр энергиясен, шулай ук табигый газ рәвешендәге ягулыкны куллану күрсәткечләре исәпкә алынды.

«Алнас» заводында ике төп юнәлеш буенча Энергия саклау өлкәсендә чаралар комплексы гамәлгә ашырыла: җитештерү процессының нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергия ресурсларын экономияләү. Электр куллануны киметү буенча төп проектлар арасында - заводның төп цехларында яктырту системасын модернизацияләү. Шулай ук заводта искергән энергетика җиһазларын заманча таләпләргә туры китереп тагын да нәтиҗәлерәк итеп алыштыру проекты гамәлгә ашырылды.

- Республика бүләген алу - «Алнас» заводы эшчәнлеген җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә югары тану, ул «Римера» ДК стратегик үсешенең мөһим юнәлеше булып тора. Энергетика ресурсларын рациональ куллану чыгымнарны оптимальләштерергә, чыгарыла торган нефть чыгару җиһазларының үзкыйммәтен киметергә һәм экологиягә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.  2019 ел нәтиҗәләре буенча планлаштырылган күрсәткечләргә карата энергетика ресурсларын, аерым алганда җылылык энергиясен куллануны 45 меңнән 37 мең гигакалориягә кадәр киметүгә ирештек, – дип шәрехләде «Алнас» заводының башкарма директоры Илдар Хәйруллин. – «Алнас» заводы ресурсларны куллану белән идарә итүнең иң яхшы практикаларына туры китереп энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча актив эшне дәвам итәчәк.

2018 елда «Алнас» заводы энергия нәтиҗәлелеген арттыруның озак сроклы стратегиясен раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса