Татарстанлыларның 70% ы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Җәмгыять

Татарстанлыларның 70% ы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

2 миллионнан артык сайлаучы үз тавышларын бирде.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 2 миллионнан артык граждан тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Мин хәзер үк шуны төгәл әйтә алам: бу вакытта ТРда тавыш бирү хокукына ия күпчелек гражданнар катнашты. 30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,85% тәшкил итә», — диде Кондратьев.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Татарстанда плебиситта барлыгы 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Ихтыяр белдерү хокукына республиканың 2,9 млн кешесе ия.