Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тантаналы рәвештә Ватанны саклаучылар елын ачтылар

Ватанны саклаучылар елын ачу илебез тарихында мөһим датага - Ленинград блокадасын бетерүнең 81 еллыгына туры килде.

Патриотик чара яшь кадетлар белем ала торган 21 мәктәптә узды. Фойеда төрле еллардагы сугышчылар турында мәгълүмат стендлары күрсәтелде.

Ачылу тантанасы Россия Федерациясе флагы чыгарудан һәм гимн башкарудан башланды.

Чара барышында мәктәп укучылары патриотик җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар, театральләштерелгән куелыш күрсәттеләр, ә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тематик программа тәкъдим иттеләр.

Ватанны саклаучылар елын ачу патриотик тәрбиягә һәм Ватаныбыз тарихына хөрмәт күрсәтүгә багышланган күп кенә чараларның башлангычы булачак.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса