Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды

Акциягә кушылыгыз һәм үзегезнең шәхси өлешегезне кертегез.

Әлмәттә «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе башланып китте. Чара традицион рәвештә Россиянең барлык төбәкләрендә 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлмәтлеләр истәлекле түш билгеләрен кибетләрдә, онлайн-мәйданчыкларда, шулай ук җәмәгать урыннарында сатып ала алачак.

Җиңү волонтерлары быел инде алтынчы тапкыр әлеге чараны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтәләр. Хәзерге вакытта бокслар күтәреп басып торган волонтерларны калабызның ике ноктасында –Яшьләр үзәге һәм Панорама сәүдә-күңел ачу үзәге каршында очратырга була. Алардан символик бәягә фетр материалдан ясалган “Кызыл канәфер” түш билгеләре сатып алырга була.

Җыелган акчалар Россия ветераннарына медицина ярдәменә юнәлтеләчәк: бу - медикаментлар, инвалид коляскалары, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башка бик күп әйберләр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса