Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аның кул астында эшләү зур ышаныч бирә

Шәһәр тирәли урнашкан меңләгән сиртмә-качалкаларга игътибар итүче кешеләр күп микән арабызда? Ә аларның ничек һәм кемнәр тырышлыгы белән эшләп утыруы турында уйлаучылар тагын да азрактыр, мөгаен.

Шундый һөнәр ияләре бар, теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди шартларда да аларның төп бурычы - нефть чыгаруны тәэмин итү.

Уртак максат белән

Сиртмәле станоклар нефтьнең җир куеныннан өскә таба менүен тәэмин итәләр. Ә шул сиртмә-ка-чалкаларның берөзлексез эшләве өчен җаваплы булган иң беренче кеше - ул нефть һәм газ чыгару буенча оператор. Бөтен системаның ничек эшләве күп яктан аның теләсә нинди төзексезлекне үзвакытында күрә һәм ачыклый алуына бәйле.

«Елховнефть» идарәсенең 4 нче нефть һәм газ чыгару цехыннан нефть һәм газ чыгару буенча өлкән оператор Альберт Әхмәдулла улы Мәсләхов үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкара. Аның өчен эштә вак-төяк юк. Нәрсәгә генә тотынса да, ул бар эшне дә җентекләп, җиренә җиткереп эшли - башкача булдыра да алмый.

- Урта белем алганнан соң армиядә хезмәт итеп кайттым, өйләндем һәм нефтьчеләргә эшкә кердем, - дип сөйли үзе турында тыйнак кына итеп Альберт Мәсләхов. - «Елховнефть» идарәсенә 2003 елда килгән идем. 5 елдан 6 нчы квалификация разряды алуга ирештем.

Хәзер 1 нче бригада 138 нефть чыгару скважинасына хезмәт күрсәтә. Командада һәркем үз эшен әйбәт белә һәм уртак нәтиҗәнең нәкъ менә аның хезмәтенә дә турыдан-туры бәйле булуын яхшы аңлый. Мондый бердәмлек, тупланганлыкка күп яктан өлкән операторның тырышлыгы бәрабәренә ирешелгән. Ул көн дә эшчәнлекне бригадада һәркем үзенең уртак эшкә керткән өлешен яхшы аңларлык итеп оештырырга тырыша.

- Барыбыз да Альберт Әхмәдулловичтан үрнәк алып, җайга салынып эшлибез. Эшкә җаваплы карау нәтиҗәсендә бергәләп югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Минем өчен командабызны бары уңай яктан гына телгә алулары һәм безне үрнәк итеп куюлары мөһим, - дип горурланып сөйли мастер Ленар Гыйниятуллин.

 

Һәрьяклап остаз

Югары һөнәри осталыкка һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган Альберт Әхмәдулла улы туплаган белемнәре белән һәрвакыт уртаклашырга әзер. Түземлеге һәм һәрнәрсәне төпле итеп аң-лату сәләте аңа үзенә ышанып тапшырылган миссияне җиңел үтәргә - яшьләрнең остазы булырга мөмкинлек бирә.

- Әлбәттә, мин моның никадәр җаваплы эш икәнен яхшы аңлыйм. Егетләрнең безнең һөнәрдә калулары яки китүләре күп яктан миңа бәйле. Шуңа күрә кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Аларның һәрберсе минем тормышымның бер өлешенә әверелә, аларга улларыма караган кебек карыйм, - ди Альберт Әхмәдуллович.

 

Кайчандыр Альберт Мәсләхов кул астына элә-геп, нефтьче һөнәренең бөтен серләренә төшенгән егетләрнең барысы да бүген остазларын рәхмәт хисләре белән телгә алалар, очрашканда хөрмәт белән кул биреп күрешәләр.

 

Аның ярдәме белән нефть һәм газ чыгару операторыннан төрле дәрәҗәдәге белгечләргә кадәр хезмәт юлы үткән кешеләр аз түгел. Менә аларның кайберләре: Р.Р. Хәмидуллин - нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер; А.С. Шартынов - «Татнефть-Добыча» структур подразделениесенең нефть-газ чыгару буенча идарәсе ОГНО баш белгече; Р.Р. Шәрәфиев - «Татнефть» акционерлык җәмгыяте бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең ОКБТ, ПП һәм ОБПР ЦПЭБ бүлеге әйдәүче белгече; Л.Ф. Җиһаншин - нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер.

- Альберт Әхмәдуллович белән без шунда ук уртак тел таптык. Аның кул астында эшләү зур ышаныч бирә. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, ул һәрвакыт: «Укыгыз, өйрәнегез, күпне белергә тырышыгыз һәм яңалыклар кертүдән курыкмагыз. Ә мин сездән өйрәнермен!» - дип кабатларга ярата. Үзенең абруе белән коллективта дустанә мохит тудыра. Еш кына тормыш ситуацияләрен аңларга булыша. Һәркайсыбыз өчен ихластан борчыла, - дип сөйли үзенең остазы турында Ленар Җиһаншин.

 

Абруе зур

Альберт Әхмәдуллович янәшәдә булганда күңел тыныч, диләр аны белгән күпләр. Аның ихтыяр көче, ныклыгы бар нәрсәдә дә күренә. Эшкә җаваплы каравы һәм кешеләргә игътибарлы булуы бәрабәренә ул коллективта абруй казанган, хөрмәтле кеше. Аз сүзле булуына карамастан, кирәк булганда кешеләрне ышандыру сәләтенә ия. Шуңа күрә коллективта хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил итеп кемне сайларга дигән сорау килеп басуга, фикер алышулар озакка бармаган. Гадәттә, хезмәтне саклау, хезмәт шартларын яхшырту белән кызыксынган, актив тормыш позицияле хезмәткәрләр уполномоченный була да.

Оешма хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыруда актив катнашу вәкаләте Альберт Әхмәдулла улына 2008 елдан ышанып тапшырылган. Хезмәткәр буларак ул хезмәтне саклау кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, ә вәкаләтле вәкил буларак хокук бозуларны кисәтү буенча чаралар күрергә тиеш.

Вәкаләтле вәкил буларак, аның 21 нче дожимлы насос станциясендә кайбер эш нәтиҗәләрен санап үтәргә була: оператор бүлмәсеннән файдалану шартлары яхшыртылган: аш бүлмәсе, киенү-киенү бүлмәләре, кием киптерү һәм мастер бүлмәләре ремонтланган; җиһазларны разгерметизацияләгән вакытта һәм нефть агып чыгуларны бетергәндә оператив чара күрү максатында кирәкле инвентарьны саклау өчен авария-техник запас склады булдырылган һәм җиһазландырылган.

 

Цех буенча конкурсларда Альберт Мәсләхов күп тапкырлар хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченный дип табылды. «Елховнефть» идарәсендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкилләр конкурсында тәүге тапкыр катнашып та ул беренчелекне яулады. Аңа һәрвакыт шулай үз максатына ирешүен, ә коллективка уңышлы эшчәнлек һәм иминлек телибез.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса