Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Әлмәт һәм Әлмәт районы-республиканың бөтен көньяк-көнчыгышын җәлеп итү урыны

Тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп кенә проектларны гамәлгә ашыру «Татнефть» ярдәмендә мөмкин булды.

 Әлмәттә муниципаль районның 2022 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы республика муниципалитетлары арасында аерым статуска ия, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте. Бу төбәктәге иң зур муниципалитетларның берсе, анда 213 мең кеше яши һәм Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышын җәлеп итү үзәге. Нәкъ менә биредә «Татнефть» компаниясенең төп бүлекчәләре, аның баш офисы урнашкан. Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе Татарстан үсешенә зур өлеш кертә. Тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп кенә проектларны гамәлгә ашыру "Татнефть" ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстан Республикасы Рәис Әлмәттә кече һәм урта эшмәкәрлекнең зур булмаган өлешен билгеләп үтте, барлыгы 6,3%. Район җирле үзидарә өлкәсендә эшләүчеләр саны буенча республикада 18 урында, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча-12 урында.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әлмәт районының потенциалы зуррак, аны гамәлгә ашыру өчен җирле администрациянең күбрәк тырышлыгы кирәк. Авыл хуҗалыгын да үстерергә кирәк. Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексының тармак рейтингында Әлмәт районы 39 нчы урында гына, хуҗалык итүнең кече формалары рейтингында – 39 нчы урында.

Мөһим бурычлар арасында Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын үстерүне, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүне, яшьләр белән эшне билгеләде.

"Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2023 ел илдә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә укытучыларның ролен югары тану, кадрлар әзерләүдә остазлыкның әһәмиятен аңлау. Район Советының бүгенге утырышы "Адымнар – Әлмәт " полилингваль комплексында уза-бу район җитәкчелегенең мәгарифне өстенлекле юнәлеш дип санавын күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов", – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балаларны үз иленең, үз республикасының, шәһәренең патриотлары итеп тәрбияләү мөһим бурыч булып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 

 

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса