Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Маганов Әлмәттә Идел-урал төбәгенең яшь спортчылары өчен интернат ачарга тәкъдим итте

Моның өчен шәһәрдә кирәкле инфраструктура бар.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов Әлмәт физик культура көллияте базасында бөтен Идел-урал төбәгенең спортка сәләтле балалары өчен интернат ачарга тәкъдим итте. Бу аның 10 февральдә Әлмәт муниципаль районы советы һәм Әлмәт шәһәр советы утырышындагы чыгышында яңгырады.

"Республика белән бергә көллиятнең уку корпусы һәм тулай торагы төзекләндерелде, әмма анда, безнеңчә, урыннар күп. Шул ук вакытта 5 нче сыйныфтан балаларны укыту өчен лицензия бар. Спорт интернатын ачып һәм аны төрле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре белән интеграцияләп, без Олимпия резервы мәктәбе аша федераль акчаларны җәлеп итә һәм төрле спорт юнәлешләрендә сәләтле балаларны үстерә алабыз. Әлмәттә бөтен инфраструктура бар. Мәгариф министрлыгы белән синхронизация кирәк. Бу зур потенциалы булган белем бирү тарихы булачак!"- дип билгеләп үтте Наил Маганов.

Моннан тыш, ул тагын бер идея – укыту-җитештерү комбинатларын (УПК) торгызу турында сөйләде.

"Бу онытылган практика инде мәктәптә эшче һөнәрләр алырга мөмкинлек бирә. Компаниянең Азнакайдагы «Татнефть» комплексы филиалы базасында мондый проектны тормышка ашыруда уңай тәҗрибәсе бар", – дип ассызыклады «Татнефть» генераль директоры.

Наил Маганов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива Әлмәт районында да уңышлы гамәлгә ашырыла ала. "Монда шәһәр хакимияте һәм мәгариф министрлыгы белән уртак тырышлыгыбыз кирәк", – дип нәтиҗә ясады генераль директор.

 

Фото: Әлмәт ТВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса