Әлмәттә 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза
Күргәзмә ачылышында мәртәбәле кунаклар катнашты.
19-21 октябрьдә Алнас футбол манежы базасында «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология-2022» һәм «Промышленная безопасность-2022» күргәзмәсе уза.
Күргәзмә ачылышында мәртәбәле кунаклар катнашты. Күргәзмә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Әлмәт районы администрациясе ярдәмендә «Новое Тысячелетие» компаниясе тарафыннан үткәрелә. Күргәзмәне «Татнефть» ГАҖ гамәлгә ашыра.
⠀
Быел күргәзмә кысаларында «Татнефть ГАҖ технологик чакырулар. Заманча нефть сервисы» конференциясе үткәреләчәк. Анда Россиянең һәм ерак чит илләрнең 48 шәһәреннән 98 делегация катнашачак.
⠀
Күргәзмәдә катнашучылар яңа продуктларны һәм аларны куллану ысулларын өйрәнү, базардагы хәлне, тармак тенденцияләрен бәяләү, проблемаларны чишү юлларын табу, тәҗрибә һәм яңа идеяләр алу, профессиональ квалификация күтәрү мөмкинлеге ала.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа