Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен беренче тапкыр онлайн карап булачак

Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуын республика матбугат чаралары тарафыннан онлайн күрсәтеләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак.

Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә.

Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Карау өчен сылтама Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә дә урнаштырылачак.

 

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса