⠀ Әлмәткә Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе килде
Зилә Вәлиева район башлыгы Тимур Нагуманов, "Татнефть" компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев белән бергә яңа елга бизәлгән шәһәрне карады.
Экскурсия Ленин мәйданыннан башланды. Биредә Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм туган телләр елына багышланган чыршы, арт-объектлар һәм инсталляцияләр урнаштырылган.
Аннары тематик бизәлгән «Каракүз» скверында булдылар. Биредә 27 декабрьдән башлап Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры артистлары күңел ачу чаралары оештырачак.
«Сәламәтлек» паркы - шәһәрлеләрнең тагын бер матур ял итү урыны. 12 декабрьдән паркта «Урамтайм» проекты кысаларында яңа ел программалары, тематик мастер-класслар башлана.
Нефтьчеләр мәйданында төп шәһәр чыршысы урнашкан. Әлеге мәйданда үзәк шугалак эшли. Монда бәйрәм программалары, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күңел ачу чаралары узачак. Шулай ук биредә Кыш Бабай резиденциясе дә эшләячәк.
Зилә Вәлиева әкияти арт-объектлар белән бизәлгән буалар каскадында да булды.
«Юбилейный» спорт сарае янындагы яңа ел инсталляцияләре дә кунакларны сөендерде.
Бу матурлык «Татнефть» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырылган.
- Яңа ел маршрутын эшләүгә комплекслы якын килү бик тә тәэсир итә. Әлмәт ел саен яңа стилистика белән шаккатыра. Бу заманча, зәвыклы итеп бизәлгән шәһәр һәрвакыт үзенә тартып тора", – дип белдерде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева очрашу ахырында.
Бу хакта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа