Әлмәтнең паблик-арт программасы командасы берьюлы 6 иҗади проект әзерли
“Город после” мәктәбе проекты кысаларында җирле чишмәләр тикшерелде.
Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллыдан “Природа в городе/Город в природе”иҗат лабораториясендә катнашкан 19 кеше - архитекторлар, рәссамнар, скульпторлар, тикшеренүчеләр, биологлар, дизайнерлар антропологик тикшеренүләр үткәрделәр, үлчәүләр ясадылар, җирле халык белән аралаштылар.
Архитектор Олена Гранкина, антрополог Никита Петров, “Алтын алма турында әкиятләр” паблик-арт программасы җитәкчесе Полина Еж, бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин җитәкчелегендә иҗат командасы әгъзалары чишмә ландшафты һәм шәһәр ишегалды табигатен тикшерделәр.
Гадәттәгечә чишмәләр турында "Татнефть" компаниясе хезмәткәрләре кайгырткан. Хәзер табигый чыганакларны саклау һәм үзгәртеп коруга Татарстан сәнгать берләшмәләре ярдәм итәчәк. Проектта катнашучылар гаризалар ярдәмендә сайлап алынган.
Мультидисциплинар командалар җыйган материаллар “Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт программасының 6 яңа сәнгать проекты нигезенә салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа