Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Йолдыз орденнарын тапшыру уңаеннан мөрәҗәгать белән чыгыш ясады

Рөстәм Миңнеханов фронтовикларның батырлыгын истә тотарга өндәде.

«Бу катлаулы чорда, барыбыз да төрле проблемаларны хәл итүгә чумган вакытта, без төп нәрсә турында онытырга тиеш түгел: бу ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

"Һәм бүген, Геройлар көне алдыннан, республикада мөһим вакыйга булды. Татарстанлы Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы, сугышта катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән ветеран йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән аңа сәламәтлек телим!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Тагын бер катнашучы, Стародубцев Семен Иванович, кызганычка каршы, бүләккә кадәр яшәмәде. Аның Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә Дан ордены улына тапшырылды. Мин аларга батырлыклары өчен чиксез рәхмәтле», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Бөек Ватан сугышы ветераны Семен Стародубцевның туганнарына бүләкләү кәгазьләрен тапшыру Татарстан хәрби комиссариатында узды, бу хакта элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса