Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт оешмалары электромонтерлар, машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, слесарьлар эзли

Әлмәтнең “Россия эше” кадрлар үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашкан “Алнас”, “Әлмәт электр челтәре”, “БИНК”,” АЛОЙЛ ДРИЛЛИНГ КОМПАНИ” оешмалары, 11 нче урта мәктәп тарафыннан барлыгы 101 вакансия тәкъдим ителгән.


Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга эшкә 37 юнәлеш бирелгән, аларның 12се эш бирүчедә каралып, өстәмә әңгәмәгә чакырылган, 10 кеше вакытлы эшкә урнашкан. 28 кеше психолог-профконсультантта үз һөнәри ориентацияләрен билгеләү буенча тест узган. Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 65 кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса