Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт спортчылары Владимир шәһәрендә узган ярышларның бронза призерлары булган

“Россия” физкультура-спорт җәмгыяте Д.Тимофеев истәлегенә грек-рим көрәше буенча ярышлар оештырган.

Анда бөтен Россиянең 45 төбәгеннән 2006-2007 елгы 560 үсмер катнашкан.


Татарстан республикасы җыелма командасы составында Әлмәтнең грек-рим көрәше буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясаган.


Шәһәрнең өч спортчысы үз авырлык категорияләрендә Бөтенроссия ярышларының бронза призерлары булды. Алар - Вафин Рафаэль (48 кг), Кобин Ярослав (41 кг) һәм Галимов Камил (38 кг).


Үсмерләрнең тренерлары: Гаджиев Эдуард, Корнилов Данил, Латыйпов Рамил, Гатиев Динар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса