Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча спорт җиһазларын монтажлау кичектерелде

Объектларның язын гына урнаштырылачагын хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Тимур Дмитриевич билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы безнең районда актив тормышка ашырыла. Хәзер 2020 елга программага кергән ишегалларында төп эшләр тәмамланган диярлек. Әмма мондый масштаблы проект беренче тапкыр гамәлгә куелганга күрә, проблемалар да килеп чыккан.


- Җиһазлар белән тәэмин итүчеләр бераз соңарды. Алар мондый зур күләмдә заказлар көтмәгән иде. Мондый тоткарлык аркасында ишегалларына балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырып булмый. Беренчесен якын арада куярга тырышырбыз, ә менә спорт объектларын хәзер урнаштырсаң, язга алар яраксызга чыгачак. Шуңа күрә спорт җиһазларын язга кадәр монтажлауны кичектерү турында карар кабул ителде, - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса