Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлларының чисталыгы gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә юлларны һәм тротуарларны ничек чистартулары турында сөйләде.

Ул шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышуларын әйтеп үтте. Әмма машиналар хәрәкәте көчле булган чатларда һәм аларга якын участокларда тоз катнашмаларыннан һәм махсус составлардан башка булмаганлыгын да аңлатты.


Район башлыгы сүзләренә караганда, узган ел алардан баш тартырга тырышканнар инде. Бу исә шәһәрлеләрнең иминлегенә янаучы өслек барлыкка килүгә китергән.


- Юлларга махсус составлар сибелмәсә, көчле бозлавык була. Шуңа күрә аларны минималь күләмдә кулланырга тырышачакбыз, - дип аңлатты ул.


Тротуарларда тоз һәм реагентлар әлегә кулланылмый. Моңа һава торышы да уңай тәэссир итә. Тик кинәт салкыннар башланса, боз барлыкка килмәсен өчен, химик чаралар кулланырга туры киләчәк. Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, быел эксперимент максатыннан гранит валчыгы да кулланылачак.


Шәһәр юлларының чистарту барышы һәм сыйфаты техникада урнаштырылган gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла.  Шулай ук өстәмә визуаль контроль дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса