Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда пандемиягә карамастан дача амнистиясе буенча теркәлүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда "дача амнистиясе" гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелмәләрне теркәүгә мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде ТР буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.


"Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортлар, шул исәптән бакча йортлары һәм бакча участокларындагы торак йортларга ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Йортларга хәзер пропискага керергә дә, анда ел әйләнәсе яшәргә дә була", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.


Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул итмәвенә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмаган, шул исәптән күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча да. Татарстан Росреестрында күп функцияле үзәкләр эше яңартылганнан соң, күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирү ешайган.


Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 20% арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса