Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк

Әлмәт районында “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә ишегаллары төзекләндерелә.

25 ноябрьдә эш сәфәре кысаларында Әлмәткә "Татарстан шәһәрләрен үстерү институты" фонды стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова килде.

“Безнең ишегалды” Президент программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, “Безнең ишегалды” программасының республика куратор-эксперты Павел Нищенко, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев һәм башкалар катнашты. Алар шәһәрнең ишегалды территорияләрен карады.

Әлмәт районында “Безнең ишегалды” программасы буенча алдагы биш елда 532 ишегалды төзекләндереләчәк. Шуларның 436 шәһәр читендә, 96 сы 15 авыл җирлегендә.

Республика программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота.

 

Фото: ӘМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса