Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда продуктларда 130 төр антибиотик табу мөмкин булачак

Быел "Демография" милли проекты буенча ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясен 130 млн сумлык җиһазлар белән тәэмин иткәннәр.

Яңа җиһазлар антибиотиклар, пестицидлар һәм микотоксиннарга лаборатор тикшеренүләр үткәрүне киңәйтергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле Татарстанда 130 продуктта яңа җиһазлар ярдәмендә яңа төр антибиотиклар табу мөмкинлеге ачылган.


Бу хакта “Татар-информ”га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте сөйләде. Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 24 берәмлек лаборатория җиһазлары, шул исәптән 6 югары технологияле үлчәү чарасы куелган.


"Хәзерге вакытта гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе югары технологияле җиһазларда ачыкланган антибиотиклар, микотоксиннар һәм пестицидлар өчен тикшеренүләргә кереште инде. Шулай итеп, продукциядә танылмаган антибиотикларның 130 кушылмасын сыйфат ысулы белән билгеләү мөмкин булачак", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Ноябрь аенда гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе хезмәткәрләре Бангладештан һәм Төркиядән кайтарылган балык пробаларын тикшергән. Аларда антибиотиклар табылмаган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың кулланучылар базарында сатыла торган азык-төлек продуктларына һәм сыйфатына мониторинг ясауны дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса