Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган үсмергә рәхмәт белдерде

Малай куркып калмаган, тәрәзәне ватып, туганнарын үлемнән коткарган.

Инстаграм социаль челтәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов батыр яшүсмергә рәхмәт белдерде.


14 яшьлек Иванның үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе турында сөйләгән видеоны Президент үз сәхифәсенә урнаштырган иде.


Республика Президенты үсмернең чын герой булуын әйтте.


Бүген республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыккан. 14 яшьлек үсмер янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, яна башлаган йорттан үзенең өч туганын урамга алып чыга алган.

 

Фото: ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса