Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда балалы гаиләләргә 500 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән

2018 елдан башлап Татарстан Республикасында авыл хатын-кызлары өчен ярдәм программасы гамәлдә.

Авыл җирлекләрендә яшәүче хатын-кызларга беренче бала тугач, 50 мең сум (хатын-кызның яше 25 яшькә кадәр), өченче һәм аннан соңгы бала туганда 100 мең сум (29 яшькә кадәр) акча түләнә.


Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.


Ул хәбәр иткәнчә, ел саен бюджетта әлеге максатларга 165 млн сумга якын акча каралган. Шулай ук быелдан балалар тәрбияләүче гаиләләргә 500 млн сумлык социаль ярдәм чаралары да гамәлгә кертелгән. «Бу биш һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаиләләргә айлык пособие. Быел бюджет чыгымнары 223 млн сум тәшкил итте», — дип билгеләп үтте ул.


Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация күләме дә арттырылган. Аны октябрьдә 4,5 мең кеше алган. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләргә 50 процентлы компенсация 100% ка кадәр җиткерелгән. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 45 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса