Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йорт төзү җиңеләя

Бу портал төзелеш эшендә ярдәм итәчәк.

Әлмәт районында  “Мин төзим” суперсервисы эшли башлаганын хәбәр итте ӘМР матбугат хезмәте. 
Бу портал төзелеш эшендә ярдәм итәчәк. Аның ярдәмендә халык нибары бер онлайн платформада берничә хезмәттән файдалана алачак. Мисал өчен, йорт төзүгә рөхсәт, йортны эксплуатацияләү өчен рөхсәт алу һәм башкалар. 
Хәзерге вакытта stroika.tatarstan.ru порталы белән  физик затлар гына куллана ала. Оешмалар өчен ул соңрак эшли башлаячак. 
Әлеге сервис Татарстанда киләсе елдан эшли башлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса