Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан психологы коронавирустан курыкмаска өнди

Психологик фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин коронакризистан котылу өчен 6 киңәш бирде.

Психологик фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин коронакризистан  котылу өчен  6 киңәш бирде:

1.    Спорт белән шөгыльләнегез. Саф һавада күбрәк җәяү йөрергә киңәш итә белгеч.
2.    Мәгълүматның бөтенесен дә йөрәгегезгә якын алмагыз. Мәгълүматны эмоциональ яктан түгел, ә логик яктан кабул итәргә өйрәнегез. 
3.    Мәңгелек кыйммәтләргә игътибар итегез. Кояш һаман шулай якты елмая, баш өстендә күк йөзе һәм авыр вакытларда ярдәм итүче якыннарыгыз бар.
4.    Кумбхака белән шөгыльләнегез, гади итеп әйткәндә: сулыш гимнастикасы ул. Аның ярдәмендә сулыш алуның һәм һаваның иң кыйммәтле нәрсә икәнен аңлаячаксыз.
5.    Яңалыкларны кабул итәргә өйрәнегез. Интернеттагы һәм матбугат чараларындагы төрле яңалыкларны чагыштырып карагыз. 
6.    Гел проблемалар турында гына уйлап тормагыз. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашыгыз. Әңгәмәдәшләрегез дә оптимистлар булсыннар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса