Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Город после” мәктәбе икенче лабораториясен җыя

Almet media lab 23 ноябрь – 6 декабрь көннәрендә узачак.

 “Алтын алмалар турында әкиятләр” программасының паблик-арт командасы бушлай лаборатория – Almet media lab’га сайлап алу этабын игълан итә. 
Almet media lab 23 ноябрь – 6 декабрь көннәрендә узачак. 
10-50 яшьтәге һәр теләгән кеше катнаша ала. 
Компьютер/ноутбук (MacOS яки Windows), интернет, мобиль җайланма (смартфон/планшет iOS или Android), анимациягә өйрәнү теләге кирәк. 
Лабораториядә катнашучылар тулыландырылган чынбарлык ясау җиһазлары, моушен дизайн нигезләре (2D/3D) белән танышачаклар һәм Әлмәт йортларындагы стрит арт эшләре, муралларны хәрәкәткә китерәчәкләр. 
Әлеге чарада катнашу өчен 20 ноябрьгә хәтле “Мине әйләндереп алган чынбарлыкны заманча технологияләр ярдәмендә ничек үзгәртергә” темасына хат язып, goldenapples@streetartinstitute.com җибәрергә кирәк. Хатта үзегезнең яшегезне күрсәтергә онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса