2018 елда Татарстанда 10 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзеләчәк
2016-2017 елларда Татарстанда авыл җирлеге башкарма комитетларының 120 бинасы капиталь ремонтланды һәм 11 яңа бина төзелде.
2018 елда Татарстанда 10 авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзеләчәк һәм шундый 38 объект ремонтланачак. Бу максатларга 100 миллион сум акча бүленгән.
Авылларда башкарма комитет биналарына капиталь ремонтлар үткәрү 2016 елда башланган иде, ә 2017 елда яңа биналар да төзелде. Ике елда әлеге программага 200 миллион сум тотылды. Бу акчаларга 11 объект төзелде һәм 42 бина ремонтланды.
Программаның максаты - Татарстан торак пунктларында яшәүчеләргә күрсәтелүче хезмәтнең сыйфатын арттыру.
Фото: Т.Волкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа