Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елда Россиядә 100 сумнан кыйммәтрәк бәяле даруларга тамга суга башлаячаклар

Препаратларның кабына махсус билгеләр төшереләчәк, аларны самартфоннар ярдәмендә күреп булачак.

2018 елда Россия даруханәләрендә 100 сумнан кыйммәтрәк торган препаратларга тамга суга башлаячаклар. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Хәзерге вакытта шул хакта фикер алышулар бара, 2018 елда даруларның күбесенә тамга сугачаклар. 50 сумнан арзанрак торган даруларга 2019 елның беренче кварталында чират җитәчәк», - дип ачыклык кертте Скворцова.

Биредә сүз препаратларның кабындагы махсус билгеләр турында бара, аларны самртфоннар ярдәмендә күреп булачак. Алар буенча легаль булмаган даруларны «яраксызга чыгару», шулай ук аларны кайда сатуларын ачыклау мөмкинлеге туачак. Киләчәктә препаратның бәясе арттырылмаганмы икәнлеген дә белеп булачак.

Иң элек иң кыйммәтле даруларга, ә 2019 ел башында арзаннарына да тамга суга башлаячаклар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса