Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1500 дән артык сайлаучы тавыш биргән

Әлмәт төбәгендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә.

Шәһәрдә һәм районда 114 сайлау участогы эшли.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш бирүләрдә шәһәр халкының яртысыннан артыгы гражданлык бурычын үтәргә өлгергән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде.
- Бүген – төп сайлау көнендә участоклар иртәнге 8 дә ачылды, һәркайсында бәйрәм мохиты хакимлек итә. Сәгать 10.30 га шәһәр буенча 1500 дән артык сайлаучы тавыш биргән, районда 600 ләп кеше сайлауларга килгән, - диде ул.
Төбәктә сайлаулар тыныч уза. Әлеге вакытка сайлаучылардан һәм күзәтүчеләрдән шикаятьләр кермәгән, хокук бозулар күзәтелмәгән.
Татьяна Ершова шәһәрдә 139 күзәтүче, районда 70 ләп күзәтүче эшләвен хәбәр итте. Аларның барысы да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлау участокларында санитар нормалар саклана, сайлаучыларга үзләрендә булу-булмауга да карамастан, битлекләр, перчаткалар, ручкалар бирелә. Тән температурасы үлчәү һәр участокта оештырылган. Сүз уңаеннан, бүген бер хокук сакчысының тән температурасы югары булуы ачыкланган, аны өенә озатып, башка кеше белән алыштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса