1 апрельдә башлана
Җәмгыять

1 апрельдә башлана

1 апрельдән шәһәрдә һәм районда санитар-экологик икеайлык башлана.

31 майга кадәр парк-скверларны, ишегалларын, урамнарны чистарту көтелә. Юлчылар юлларны, тукталышларны тәртипкә китерәчәк, юл билгеләрен дә яңартачак. Шәһәрдән читтә дә биләмәләрне чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Икеайлык барышында шәһәр полигонында чүп-чар бушлай кабул ителәчәк. 21 апрельдә һәм 19 майда исә бердәм булып, шимбә өмәләренә чыгачакбыз.