Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа елдан балалар бакчасына түләүләр арта

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларына түләү 4% арта. Мондый арту ел да күзәтелә.

Туклану бәясе 5 сумга арта, димәк ашау өчен көнгә 125 сум түләргә туры киләчәк. Әмма абонент түләве үзгәрми. Әгәр бала ниндидер сәбәпләр аркасында бакчага йөрмәсә, элеккеге кебек туклану өчен дә түләргә туры килмәячәк. 


“Балалар бакчалары өчен түләү “РФдә Мәгариф турындагы” федераль законы нигезендә билгеләнә. Татарстанда, илнең башка төбәкләрендә кебек үк, балаларны карау, әти-әниләрнең түләвен формалаштыру буенча норматив чыгымнарны исәпләп, методик рекомендацияләр эшләнде. Алар ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган”, - дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин. 


Министр искәртеп узганча, коронавируслы пандемия чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен, безнең республикада бу елның 12 маеннан балалар бакчаларында ата-ана түләвен исәпләү тәртибен үзгәртү турында карар кабул ителгән. 


Ата-аналар түләвенең даими өлеше-абонент түләве төркемнең эш төренә һәм режимына, шулай ук баланың яшенә карап, өч-дүрт тапкыр кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса