Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Дюймовочка»га ямь керде

Зәй шәһәре һәм районы өчен 2022 ел үзенчәлекле булды.

Һәм бу шәһәр юбилее белән генә түгел, социаль өлкәдә һәм инфраструктурадагы үзгәрешләр белән дә бәйле.

Ә бу үзгәрешләр «Татнефть» тарафыннан муниципаль берәмлекләр өчен үткәрелә торган грантлар конкурсы нә-тиҗәсе булып тора.

Советлар Союзы чорында ук төзелгән «Дюймовочка» һәм «Василёк» балалар бакчалары мораль һәм физик яктан искереп,
таушалып, янгынга каршы заманча таләпләргә туры килми иде. Проблема «Татнефть»нең грант ярдәме һәм район бюджетыннан проектларны өстәмә финанслау бәрабәренә хәл ителде дә куйды.

Әле җәй көне генә «Василёк» балалар бакчасында башланган эшләрнең ахыры булмас кебек тоела иде - бөтен җирдә кирпеч һәм штукатурка өемнәре өелеп тора. Бу эшләрнең балалар файдасына булуы гына күңелне бераз тынычландырды. Ә инде бакча территориясе төзелеш чүп-чарыннан арындырылгач, әлеге ниятнең күркәм нәтиҗәсе кү-ренде. Запас эвакуация юллары ясалган, уңайлы һәм куркынычсыз итеп тышкы эвакуация баскычлары урнаштырылган. Зәй муниципаль районы хакимиятеннән өстәмә бонус буларак фасад та яңартылган - матур итеп бизәлгән һәм балалар бакчасының исеменә дә туры килеп тора диярлек.

Агымдагы елда 65 еллыгын билгеләп үткән «Дюймовочка» балалар учреждениесе өчен дә грант конкурсында җиңү яхшы бүләк булды. Биредә нефтьчеләр ярдәме белән балаларның һәм персоналның гомерен саклап калу мәсьәләсе хәл ителгән - урнаштырылган киң эвакуация баскычлары хәзер барлык куркынычсызлык таләпләренә дә тулысынча җавап бирә.

Бинаның тышкы кыяфәте дә үзгәргән. Фасадны яңарту белән бергә стеналарны да җылытканнар. Яңа керү урыны исә балаларга һәм аларның ата-аналарына әйтеп бетергесез зур шатлык өстәде. Ул киң һәм җылы итеп эшләнгән. Хәзер биредә бер-береңә комачауламыйча, иркенләп аяк киемнәрен алыштырырга була.

- «Татнефть»нең ярдәме - безнең өчен гаять зур бүләк. Балалар да, ата-аналар да барлык үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйлар. Ә иң мөһиме - куркынычсызлык мәсьәләсе хәл ителде, - ди бакча мөдире Татьяна Королева.

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та компаниягә эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- «Татнефть» яр-дәме белән зур эшләр башкарылды: хаста-ханәгә, мәгариф уч-реждениеләренә, авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтелде, 10 км дан артык суүткәргеч яңартылды. Безнең районның 21 проекты грантлар конкурсында җиңүче булган иде. Бүгенге көндә аларны тормышка ашыру буенча барлык эшләр тәмамланды инде. Муниципалитет буларак, без дә әлеге проектларны өстәмә финанслау буенча үз йөкләмәләребезне 100% ка үтәдек.

Эльвира Хөсәенова
«Нефтяные вести»
№5, 8.02.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса