Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә “Мин - яшь хәрәкәт инспекторы” акциясе үткәрелде

Чара шәһәрнең 7 нче мәктәбендә үтте. Анда мәптәпнең яшь инспекторлары катнашты.

Акциянең максаты - юл һәлакәтләрен киметү.


ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән викторина вакытында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. 


Балалар, командаларга бүленеп, тематик конкурста катнаштылар, табышмаклар чишеп, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан акциядә катнашучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләренең куркыныч сәбәпләргә китерүен аңлаткан билгеләр таратты. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса