Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә Чыршы бәйрәмнәре уздырылачак

Бәйрәмнәр Роспотребнадзор таләпләрен үтәп уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз адресына ата-аналардан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өчен Яңа ел тамашалары үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килүен хәбәр итә.


Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган. Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк.


Быел Кремль чыршысы булмаячак, ә Татарстан Президенты Чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк, шулай ук битлек кию мәҗбүри булачак.


Тагын да төгәлрәк мәгълүмат декабрь башында җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса