Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан министрлары татар телен өйрәнә башлаган

Департамент җитәкчеләре телне белү дәрәҗәсен билгеләү өчен тест узган.

Республика министрлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында оештырылган татар теле курсларында укый башлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.


“Министрлар татар телен өйрәнү курсын университет базасында уза. Мәгариф министрлыгы тиешле курслар оештырды. Катнашучылар барысы да телне аңлау дәрәҗәсен билгеләү өчен тест үттеләр”, — диде Лилия Галимова.


“Күп кенә министрлык җитәкчеләре татар телен белә, әмма халык алдында чыгыш ясау өчен бу гына җитми. Алар Казанда гына түгел, нигездә татар телендә аралашучылар яши торган районнарга да чыгалар. Шуңа күрә татар теле өлкәсендә эшне көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.


Курсларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар үзләштерә башлаган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса