Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасына түләү арта

Балалар бакчаларында туклану бәясе арту көтелә.

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчаларында туклану бәясе 5 сумга арта һәм көнгә 125 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.


«Хәзер туклану бәясе көнгә уртача 120 сумны  тәшкил итә. Яңа елдан ул  4 процентка артачак, бу — 5 сум. Шулай итеп, туклану бәясе көнгә 125 сум тәшкил итәчәк», — диде ул.


2021 елның 1 гыйнварыннан республика балалар бакчаларында ата-аналар түләве якынча 4 процентка артачак.  Әлеге үзгәрешләр азык-төлек бәяләренең үсүе белән бәйле. Бу арту бакчалардагы туклануга тәэсир итмәячәк.  


ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бала нинди дә булса сәбәпләр аркасында балалар бакчасына йөрмәсә, ата-аналар туклану өчен түләмәячәк, дип искәртте. Яңа елда абонент түләве күләме үзгәрмәячәк һәм 685 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса