Юлия Самойлова «Евровидение»дә чыгыш ясаганда инвалид арбасы булмаячак дип белдерде
Быелгы «Евровидение» конкурсында Россияне тәкъдим итүче Юлия Самойлова чыгыш ясаганда инвалид арбасы булмаячак дип белдерде.
Чыгышны әзерләүчеләр арба тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итәчәк һәм сәхнәдә баручы вакыйгалар алар күзеннән читтә калачак дип уйлый.
— Узган ел безгә инвалид арбасы белән кызгану хисе тудырасыз дип әйткәннәр иде. Шул сәбәпле, без арбаны яшерергә булдык, — дип сөйли Самойлова.
Фото: http://maydan.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа