Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә йолдызлар тәрбияләнә [+ФОТОЛАР]

Фәрит Яруллин исемендә музыка көллиятендә талантлы студентлар матбугат конференциясендә катнашты.

Быел гына да музыка көллиятенең 100 дән артык студенты Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, чит илләрдә үткән конкурс-фестивальләр җиңүчеләре, лауреат һәм дипломантлары булган. Алар арасында көллиятнең барабанчылары да бар. Бер төркемгә тупланып чыгыш ясасалар да, студентлар төрле бүлекләрдә белем ала. Коллектив оешуына аз вакыт үтүгә дә карамастан, ноябрь азагында Санкт-Петербургта үткәрелгән «Ударная волна» халыкара фестиваль-бәйгесеннән диплом белән кайткан алар. 
– Бәйгедә 400 дән артык кеше катнашты. Без зур номер белән чыгыш ясадык. Шулай ук мастер-классларда булдык, тәҗрибә уртаклаштык. Бу безнең беренче бәйге, – дип тәэсирләре белән уртаклашты төркемдәшләре исеменнән Николай Кохман. 
4 нче курс студенты Светлана Варламова да соңгы ике айда гына ике конкурста катнашкан һәм һәммәсендә III дәрәҗәдәге лауреат исемен яулаган. Мәскәүдә узган халыкара классик музыка форумында дәрәҗәле, исемнәре данлы булган консерватория студентлары янында бер дә югалып калмаган якташыбыз. Лаеклы чыгыш ясап, Әлмәттә дә талантлы музыкантлар әзерли торган көллият барлыгын таныткан. Безнең белән очрашуда ул фортепианода Фәрит Яруллинның «Шүрәле»сен уйнап, алкышларга күмелде. 
Вокалистларның Салих Сәйдәшев исемендәге XIII ачык республика бәйгесе дипломанты Диләрә Кәлимуллина һәм башка студентларның да саллы бүләкләре җыела башланган инде. Мондый мәртәбәле бәйгеләрдә катнашу безнең өчен тәҗрибә туплау, ди яшьләр бертавыштан. 
Вокалистлар жюрины инглиз, рус җырлары белән генә таң калдырмый. Үзебезнең татар җырларын да барлык милләт вәкилләренең күңелләрн кузгатырлык итеп башкаралар. Мәсәлән, быел Абхазиягә бәйгегә барып, «Урсал тау»ны җырлап, тагын да бер башка күтәрелеп кайтучы студентлар да бар көллияттә. 
Шунысы куанычлы, талантлы яшьләрне күрәләр, бәялиләр, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Агымдагы елда 3 кеше Татарстанның Мәдәният министрлыгы, 5 студент «Татнефть»нең «Рухият» рухи яңарыш фонды 
стипендиясенә лаек булган. Резеда Габдрахманова район башлыгының махсус стипендиясе белән бүләкләнгән. Карина Некрасова «Голос» Россия иҗтимагый академиясе, Ксения Цветкова Владимир Спиваков фонды стипендиатлары, ә Карина Нуриәхмәтова «Роза ветров» халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесе грантын откан. 
Әлбәттә, мондый зур җиңүләргә үзең генә әзерләнеп ирешеп булмый. Һәр уңыш артында студентларның тырышлыгыннан тыш укытучыларның зур хезмәте ята. Музыка көллияте студентлары һәм укытучылары быел 203 концерт күрсәткән. Төрле дәрәҗәдәге 32 бәйгедә катнашып, 84 призлы урын яуланган. 
– Безнең көллияттә 190 студент укый. Без аларның һәрберсе белән, хордамы ул, оркестрдамы, энҗе бөртегедәй карап, индивидуаль шөгыльләнәбез, алардагы иҗат чишмәсен ачарга тырышабыз. Шул чакта гына йолдызлар пәйда була. Талантлы студентларыбыз күп. Көч куймыйча гына сәләтне ачып булмый, – диде көллият директоры Гүзәл Еремеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса