Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Яшь талантлар” бәйгесе узды [+ФОТОЛАР]

26 октябрь көнне С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә ел саен үткәрелә торган “Яшь талантлар” дигән яшь шагыйрьләр бәйгесе узды.

Биредә шәһәр һәм район мәктәпләренең укучылары көч сынашты. Жюри әгъзалары вазифаларын Россия Язучылар берлегенең төбәк бүлеге әгъзасы Тамара Бочина, ТР Язучылар берлеге әгъзалары Минзифа Әхмәтшина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар башкарды.

Бәйге нәтиҗәләре:

1 урын – Рамазан Рәхимҗанов (17 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы);

2 урын – Элина Кәримова (3 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы), Анастасия Комарова (2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы);

3 урын – Елизаветта Ландышева (Р.Фәхреддин исмендәге 1 нче гимназиянең 9 нче сыйныф укучысы), Наталья Феофанова (5 нче гимназиянең 10 нче сыйныф укучысы).

“Туган як” номинациясенә Элина Зәйнуллина (2 нче лицейның 7 нчы сыйныф укучысы) лаек булды.

“Ирекле тема” номинациясенә Алия Миңнебаева (2 нче мәктәпнең 7 нчы сыйныф укучысы) лаек булды.

“Артистлык сәләте” номинациясенә Эвелина Шәймарданова (Миңлебай станциясе мәктәбе укучысы) лаек булды.

 

Фото:http://almet-kultura.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса