Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Мин бит татар малае" бәйгесе узды

Әлмәтнең 56 нчы “Крепыш” балалар бакчасында өч этаптан торган “Мин бит татар малае” муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Биредә шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан килгән 10 сабый көч сынашты. Баксаң, халкыбызның “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтеме чын мәгънәсендә кечкенә әлмәтлеләргә туры килә икән бит, ләбаса!

Алар моны үзләренең җыр-биюгә булган осталыклары һәм артистлык сәләтләре белән дә исбат иттеләр.

Ул гына түгел әле, алар халкыбызның милли киемнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен белүләрен дә күрсәтә алдылар. Шулай ук шәһәребезнең төрле урыннарын да яхшы беләләр булып чыкты. Мондый буын булганда, киләчәгебез өметле!

Ә бәйге нәтиҗәләре белән сез газетабызның киләсе санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса