25 февраль 2019 яңалыклары
-
2019 елда Татарстанның биш районында Халыклар дуслыгы йортлары ачылуы көтелә
Республиканың 18 муниципаль берәмлегендә Татарстан халыклары Ассамблеясының филиаллары һәм вәкиллекләре нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.
-
Айдар, нишләп моңа кадәр качырып тоттыгыз тормыш иптәшегезне [+ВИДЕО]
«Айдар Галимов @aidar_studio тормыш иптәше Зилә белән. Искиткеч башкару» @tatar_estrada аккаунты шундый матур видеоязма урнаштырган. Инста дуслар өчен бу бик зур яңалык булган. Әлеге җырчы парларга сокланып: «Айдар, нишләп моңа кадәр качырып тоттыгыз тормыш иптәшегезне» дип комментарий калдырганнар.
-
Әлмәт юлларында "Тоннель" операциясе узды
Әлмәт районында бүген “Тоннель” операциясе уздырылды. Рейд исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау максатыннан чыгып оештырылды. Рейд барышында 120 машина тикшерелде.
-
КФУда, хезмәткәрне гепатит белән хастаханәгә озатканнан соң, санитар эшкәртү үткәрелгән
Югары уку йортының матбугат хезмәте бу авыруның бердәнбер очрагы, дип ышандырды.
-
Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман вафат
Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә 10 сәгатьтә Казанның Чехов урамы 53 йорт адресы буенча узачак.
-
Альберт Әсәдуллин әлмәтлеләргә концерт бүләк итте
Үзенең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин Татарстан шәһәрләре буенча зур концерт туры уздырды.
-
Татарстанда “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе оештырыла
28 февраль көнне “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясен оештыра.
-
Казанда татар авылы эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыены узачак
Җыенда Россиянең 40 төбәге, шул исәптән Татарстаннан кече бизнес, фермер хуҗалыклары вәкилләре (барлыгы 800 кеше) катнашыр дип көтелә.
-
Балаларның белем алуга хокуклары буенча кайнар линия оештырыла
27 февраль көнне 9.00 дан алып 17.00 сәгатькә кадәр балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру һәм балаларны 1 сыйныфка укырга кертү мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү өлкәсендәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан чыгып Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар линия” оештырылачак.
-
Әлмәттә 44 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә.
-
Әнвәр Нургалиев әтисе өчен борчыла
«Хәерле көн, дусларым! Әтием кырына кереп чыктым Раевкага, сезгә сәлам әйтте. Концертларым турасында сораша, өздереп җырла ди, но нык кайтасы килә, Улым, ди. Әнине сагына, әле яңа гына чыгарганнар иде, бер көн торды да, скорая помощь белән алып киттеләр. Шулай да үзен нык тота, маладис ул безнең» - дип яза Әнвәр Нургалиев аккаунтында. Без дә әтисенең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.
-
Әлмәтлеләр каракны тоткарларга ярдәм итте
Әлмәт полиция хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә 33 яшьлек каракны тоткарлаган.
-
ЮХИДИ идарәсендә рульдә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттыру идеясенә бәя бирделәр
«Биредә административ басымнан бигрәк, кешеләрнең аңына йогынты ясарга кирәк», - дип искәртте ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников.
-
Милли Шура рәисе Уфада Риза Фәхретдин каберен төзекләндерү өчен ак байларга мөрәҗәгать итә
Татар мәгърифәтчесенең кабере төзекләндерүне таләп итә.
-
Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды
Бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.