Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрне “Иҗат галәме” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Читтән торып үткәрелә торган I халыкара “Иҗади галәм” конкурсында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, педагоглар, укытучылар, тәрбиячеләр, музыка һәм театр югары уку йортлары студентлары, башлангыч, урта һәм урта махсус, югары уку йортлары студентлары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, автор-башкаручылар һәм барлык теләүчеләр катнаша ала.


Конкурс-фестивальдә иҗат коллективлары да, аерым башкаручылар да катнаша ала.
Конкурс "Вокал", "Хор җыры", "Уен кораллары", "Нәфис сүз", "Авторлык эше", "Хореография", "Декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать" номинацияләре буенча уздырыла.

Конкурста катнашу өчен: югарыдан үзегез теләгән номинацияне сайлап алыгыз. Excel форматында тутырылган гаризаны vershina1.org@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Конкурс программасын, һәр эшкә тутырылган гаризаны (видеофайл, текстлар һ. б., 100 Mb кадәр), оештыру взносын түләү турындагы квитанция күчермәсен vershina1.org@mail.ru электрон почтасы белән оештыру комитетына юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса