Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында Дамира Кузаева исемендәге премия тапшырылды

Артистлар Әлмәт драмтеатрында 75нче сезон ачылу тантанасында бүләкләнгән.

Быел Әлмәт театрының Дамира Кузаева исемендәге премиясе белән РФнең атказанган, ТРның халык артисты Камил Вәлиев һәм яшь актриса Энҗе Сәйфетдинова бүләкләнде. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Камил Вәлиев заманында Дамира Кузаева белән бер сәхнәдә уйнаган, аның турында җылы истәлекләр саклаучы актер. Ә Энҗе Сәйфетдинова активлыгы һәм энергетикасы белән үзенә игътибарны җәлеп итүче яшь актриса.

Артистлар Әлмәт драмтеатрында 75нче сезон ачылу тантанасында бүләкләнгән. Шулай ук Әлмәт районы башлыгының "Ел актеры" премиясе ияләре дә игълан ителгән. Мәртәбәле исем быел ТРның халык артисты Рамил Минханов, яшь артистлар Фаил Сафиуллин белән Ләйсән Заһидуллинага бирелгән.

Әлмәт театрының яңа юбилей сезоны Гильермо Фигейредо әсәре нигезендә куелган «Эзоп. Мәңгелек бәхәс» спектакленең премьерасы белән ачылган. Әсәрне сәхнәгә режиссер Денис Хөснияров куйган. Премьераны тамаша кылырга Денис Хөснияров эшләгән “Мастеровые” театры коллективы да килгән.

Быел Әлмәт театры 75 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей тантанасы 31 октябрьгә билгеләнгән.

Фото: Татьяна Афонина

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса