Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алмаз Мирзаянов: «Картайган көнемдә болай гашыйк булырмын дип кем уйлаган»

Популяр алып алып баручы һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов күптән түгел буйдак тормыш белән хушлашты. Ул Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде

Популяр алып алып баручы һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов күптән түгел буйдак тормыш белән хушлашты. Ул Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде.

Яшь парлар инде бергәләп концертлар да бирә башлады, икесе дә иҗат дөньясында кайнагач, Мирзаяновлар гаиләсе күп вакытларын бергә үткәрә. Шулай да, тормыш булгач бер-береңнән вакытлыча аерылып торырга да туры килә. Азга гына аерылышсалар да Алмаз инде сагынудан саргая икән. Артист үзенең хис-тойгылары белән Инстаграм тасмасында уртаклаша. «Мин Баулыда, ул Казанда. Сагындым, блин. Картайган көнемдә болай гашыйк булырмын дип кем уйлаган», - дип шаярта Алмаз.

Комментарийларда Алмазга коллегалары һәм тамашачылары төрле фикерләр калдырган: «Шулай картлыкта тапканы чын бәхет була инде аның», «Үзеңнән калдырма, Алмаз, бергә йөрегез!», «Аерылулар булмаса сагынып очрашулар булмас иде» һ.б.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса