Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Табигый гүзәллек яши анда

Гадәттә артист халкын беркадәр хыялыйрак, акварель буяу белән ясаган сурәт итеп күз алдына китерә идем мин. Сезнең бит күргәнегез бардыр андый сурәтләрне?

Алар шундый нәфис, үтәкүренмәле. Өрфия кебек. Андагы сафлык, җиңеллек...

Ләкин миңа майлы буяулар белән ясалган сурәтләр дә бик ошый. Куе җете төсләр. Кинәнеп, җәелеп, батырып сылаган төсләр байлыгы. Янып тора торган төсләр. Андый сурәтнең мәгънәсе еракка китеп караган саен ныграк аңлашыла, фәлсәфәсе ныграк ачыла.

Татарстанның атказанган артисты Римма Гыйззәтулла кызы Гайсина икенче сурәттәге образ. Урыслар андый артистларны «кызыклы фактура» диләр бугай. Гомумән, янып, елмаеп торган күзләре, үтәли карашы, һәрвакыт елмаерга торган иреннәр. Кыл урталай аерып тараган чәч.

- Зәй районының урман эчендәге Суык Чишмә дигән кечкенә генә авылында туып-үстем. Авылда 3 класс укыгач, башта бер, аннан икенче авылда, аннан Зәй интернатында укыдым. 8 не бетергәч кайда булса да укырга кирәк бит. Шулай кая барырга икән дип йөргәндә, Алабуга училищесының хореография бүлегенә кердем. Тиктормас идем, биюче. Төрле конкурсларда катнашам. Укыганда Сөләй авылына практикага килгән идем. Укып бетергәндә мине Әлмәткә сораттылар һәм мин Горький клубында эшләп калдым. Шунда 2 ел эшләдем.

Тормышта очраклылык булмыйдыр ул. Сәбәпсез сәдәп тә төшми, диләр бит.

Җырчы Зөфәр Хәйретдинов концертларындагы биюче кызның ниндидер сәбәпләр белән катнаша алмавы биюче Римманы драма артисты ясап куя.

Театрга эшкә керергә гариза да язмаган килеш ул Чаллыга гастрольләргә чыгып китә.

- Әлмәт театрында артист булырга хыялланмаган бердәнбер артисттыр мин, - ди ул, елмаеп. Әйе, аның артист булып театрга килүенә өйдәгеләр дә сүз әйтми.

- Артист булуыма каршы килүче булмады. Гомумән, миңа каршы килеп буламы икән ул. Мин бит төпчек бала. Нәрсә дисәм, шуның белән килешәләр.

Шулайдыр. Шундыйга охшаган. Гомумән, кечкенә авылда үскән кызлар шулайрак булалардыр. Кирәксә - атта, кирәксә - велосипед, мотоциклда... Алар булдыралар.

- Төпчек бала йомышчы була бит инде ул. Күрше апага оеткыга да керәсең, иләккә дә, чиләккә дә дигәндәй. Сөйләшә белү дә кирәктер йомыш йомышлар өчен. Интернат та кешене шомарта. Мөстәкыйль тормыш бит кечкенә чактан ук. Интернатта без бер авылдан дүртәү идек. Инде икесе мәрхүм булдылар. Авылда без дуслар түгел, әмма тегендә бездән дә якын дуслар юк иде.

Театр дигән изге дә, сихри дә булган дөньяда югалмыйча үз урынын табарга нәкъ менә шул сыйфатлары ярдәм итә аңа. Артист булырга хыялланмаса да, язмыш аны юкка гына театрга китермәгән бит. Нинди генә роль булуга карамас-тан, ул аны җанын-тәнен биреп өйрәнә. Режиссерларының, остазларының биргән һәр киңәшен йотлыгып тыңлый.

 

 

- Римма ханым, профессиональ актер булмаган килеш театрда авырга туры килдеме?

- Укытучыларым әйбәт иде. Зәкия апа, Дамира апа, Камил абый, Луиза апалар. Алар бит үзләре бер мәктәп. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте минем иҗат касәмә бер тамчы ширбәт булды.

Олылар, ярый, хәерхаһлы. Син инде алар өлешенә үрелмисең. Алар яулыйсын яулаган, аласын алган. Әле бит янәшәдә артистлыкка укыган яшьтәшләр дә бар. Алар ничек карадылар, «тешләмәделәрме» дим мин әңгәмәдәшемә.

- Мин бит интернаттан. Мин күнгән, тирем калын иде, - диде Римма ханым, көлеп. Эчкерсез көлүдән дөньялар иркенәеп китте.

Әйе, ул андыйларга җавап та кайтарып тормый. Нигә вакыт әрәм итәргә. Интекми, үзен сарыф итми. Әлбәттә, ул читтән торып театр училищесын да тәмамлый. Ләкин театрда өлкән буын биргән мәктәп аны чын артист буларак формалаштыра.

- Иң беренче уйнаган ролегезне хәтерлисезме?

- Дамира апа Кузаева Данил Салиховның «Алла каргаган йорт»ын куйды. Шунда миңа Зилә Саматовна ролен ышанып тапшырды. Аны укуга, мин башта утырып еладым. Карчыга оясын җиңә торган яшь хатын бит инде ул. Дамира апа мине үзе белән дублер итеп алды. Дамира Кузаева бер фикердә генә сөйләшә торган кеше түгел иде. Яшьлекнең үзенең акыллы юләрлеге була. Шу-ның белән алынганмындыр ул рольгә дип уйлыйм хәзер. Яшьлеккә хас үз-үзеңә ышану, яшьлек энергиясе мине шул рольгә кертеп җибәрде. Һәм ул уңышлы барды.

Театрда узган 30 ел гомер. Азмы ул, күпме? Моңа төгәл җавап юктыр да. Шул еллар эчендә кемнәр генә булып сәхнәгә чыкмаган ул. «Мәхәббәтем минем»дә Энҗе, «Безнең авыл кызлары»нда Зәйнәп, «Сөясеңме, сөйми-сеңме?»дә яшь Фатыйма, «Күк капусы ачылса»да Шәмсия. Саный китсәң, шактый күпкә җыела. Аларның һәркайсының үз язмышы, үз йөзе, холкы. Ләкин алар арасында да җанга якын, синең бөтен барлыгыңны биләп алганнары була. Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары»ндагы Зәйнәп әнә шундыйлардан. Римма-Зәйнәп хисләр тирәнлегенә чумып, эчке дөньясын икесенекен бер итеп яши әлеге рольдә.

Әлбәттә, һәр артистка хас булганча, Римма ханым да характерлы рольләрне яратып эшли. Аның өчен эзләнү, образны формалаштыру, аңа ит үрдерү, җан өрү процессы кадерле. Ул аны утырткан үсентеләренең шытып чыккан вакыты белән чагыштыра.

- Сез җебеп, агып утыра торган артист түгел. Сезне нәрсә елата ала?

- Югалтулар. Соңгы араларда бик күп булды. Якын кешеләрне югалту бик авыр. Бетте бит, бетте, син бит аны башка беркайчан да күр-мисең, яннарына утырып сөйләшмисең...

- Үзегезгә ошамаган рольне уйнарга туры килгәне булдымы?

- Булды. Туфан Миңнуллинның «Исәнмесез»ендә Антонина. Дублерым уйнаганда мин аны карарга бик ярата идем. Уйнадым мин аны, ләкин ул минем җанга ятмады.

- Театрда дуслар буламы?

- Белмим инде. Ничек әйтим икән... Миңа калса, якын кешеләр буладыр. Мин әле шушы яшькә җитеп дусның нәрсә икәнен аңлап бетерә алмыйм ахры, һаман да. Ике кеше турында әйтә алам, берсе Гөлнара Кәшипова, икенчесе Зөлфия Газизова. Безнең арада ниндидер бәйләп тора торган җепләр бар. Дөрес, без озак күрешмәскә, сөйләшмәскә дә мөмкин. Мин алардан үземә якынлык тоям. Аларга бик рәхмәтлемен.

Ул бервакытта да югалып калмый, эшсез утырмый. Хореограф буларак балалар бакчаларына, мәктәпләргә чакырып торалар аны.

- Нәрсәне эшләргә батырчылыгыгыз җитмәс иде?

- Ай, Ходаем. Сатучы була алмас идем. Әйбер сата белмим. Бушка биреп бетерергә мөмкинмен.

- Сез алган иң кыйммәтле бүләк?

- Аллаһның бүләге - ул минем кызым. 4-5 яшендә бакчадан 8 Мартка миңа натюрморт ясап кайтты. Мин аны һаман да саклыйм. Ул миңа бик кадерле, бик җылы бер истәлек.

- Балачак хыялыгыз тормышка аштымы?

- Ашты. Кечкенә чакта мәктәбе булган зур авылда яшәсәм иде дип хыяллана идем. Менә хәзер үз йортыбыз белән Иске Әлмәттә яшибез.

Чын, эчкерсез, «әртисләнми» генә аралашу. Гадилек, үҗәтлек, кыюлык тышкы кыяфәттә чагыла. Андагы яшәү көче этеп-төртеп тышка бәреп тора. Гафу... аңа карагач, хәтта үзеннән-үзе елмаясы килә. Җырдагы кебек, эчендә магниты бардыр, үзенә тартып тора...

Гомумән, театр ул сәнгать дөньясы дисәләр дә, мин аны табигать дөньясы белән чагыштырыр идем. Ул табигый, чын дөнья. Тукранбашлар, ромашкалар, ачы әрем, шайтан таягы, күкчәчәкләр, чыпчык күзе - тагын әллә нинди җанга якын чәчәк-үләннәр үскән бер болын. Римма ханымда шул урман эчендәге табигый бер гүзәллекнең тулы гәүдәләнеше яши төсле.

 

 

 

РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса