Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Солдат булган өчен генә түгел, көн дә кирәк илгә егетләр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.

Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә Әлмәттә байтак.

Бәйрәм уңаеннан Әлмәт җирлегендә бик күп тантаналы чаралар узды. Бөек Ватан сугышында һәм «кайнар нокта»ларда һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Төп шәһәркүләм чара «Нефтьче» Мәдәният сараенда узды. Биредә хәрби хезмәт ветераннарын, офицерларны кайнар котладылар. Әлмәт башлыгының бәйрәм теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов җиткерде.

- Бу чын ир-егетлəрнең көчле рухлылык, батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде. Бүгенге катлаулы заманда күк йөзенең аяз, дөньяларның тыныч булуын гына теләп каласы килә, - дип ассызык-лады ул үзенең чыгышында.

Айдар Каюмов запастагы офицерларга һәм ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. «Боевое братство» ветераннар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе әгъзасы Александр Андронов «Десантлы туганлыкка тугрылык өчен» медаленә лаек булды. Яшь педагогларга ярдәм итүдәге шәхси хезмәтләре өчен хезмәт ветераны Иван Рябовны «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләделәр.

Авыл җирлекләрендә дә бәйрәм чаралары бик матур һәм оешкан төстә узды. Барлык торак пунктларда да тематик чаралар, бәйгеләр, фотокүргәзмәләр, «Аҗаган» уеннары, шул исәптән онлайн форматта башка чаралар, концертлар, солдаттагы егетләрне котлаулар һәм квестлар үткәрелде.

Түбән Мактама бистәсендә традицияләргә тугры кала бирәләр. Биредә тантаналы митинг елдагыча мемориаль комплекс янында оештырылды. Җирлек башлыгы, запастагы подполковник, Батырлык ордены кавалеры Рамил Бәдретдинов түбәнмактамалыларны бәй-рәм белән кайнар котлады, бүгенге көндә илебез сагында торучы якташларыбызга уңышлы гына хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Чарада шулай ук Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән ветеран-сугышчылар Инсаф Даешов һәм Әлфис Гыйләҗев, ветераннар советы рәисе Роза Корноухова да чыгыш ясадылар. Тантана яу кырларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу һәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Әйе, Ватанга һәм халыкка хезмәт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның төп бурычы булды һәм шулай булып калачак та. Бүген, сәяси тормышыбызда катлаулы чор вакытында, хәрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һәм якыннарының тормышы өчен булган җаваплылык хисен югалтмаслар дип ышанасы килә. Барлык ир-егетләребезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, тот-рыклы мул тормыш телибез.

Көчле иңнәр күләгәсендә генә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле, бәхетле кеше-ләр итеп тоячакбыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса