Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рафаил Төхфәтуллин премиясенә эшләр кабул итү дәвам итә

Әлмәттә 2021 нче иҗат елы нәтиҗәләре буенча язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул итү бара һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.

Номинацияләр:

Әдәбият (китаплар дәүләт нәшриятларында яки «Татнефть» Хәйрия фонды тарафын-нан нәшер ителгән булырга тиеш; теманың җирле төбәккә хас булуы мөһим).

Журналистика һәм публицистика (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; язмаларның актуальлеге; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр исәпкә алына).

Сәнгать - рәсем, музыка, театр, хореографияне үз эченә ала (һөнәри осталык; сәхнә образы тудыру; башкару техникасы; артистлык; музыкаль башкару сыйфаты).

Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге (фән, мәгариф, иҗтимагый оешма) (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәлә-ләрендә акцияләрне гамәлгә ашыру; чараларның әһәмияте; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр; авторның гражданлык позициясе).

Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күфрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тап-шырыла.

Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә. Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.

Эшләр номинацияләр нигезендә 2021 елның 31 декабренә кадәр ӘМР мәдәният идарәсендә (Нефтьчеләрурамы, 8) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-99.

Җиңүчеләр 26 АПРЕЛЬДӘ -Шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса