Ул “УрамТайм” проекты кысаларында оештырылды.
Шәһәрнең нефтьчеләр мәйданы шаулап торды. Чарада урам театры артистлары, Крош һәм Джулиан булып киенгән аниматорлар чыгыш ясады.
Чын гаилә бәйрәме булды ул. Анда әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Алар спорт уеннары да уйнадылар, биеп, җырладылар да.