Яңа ел кичәләре: үткәрергәме, үткәрмәскәме?
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләр өчен Яңа ел кичәләре үткәрүдән баш тартырга чакырды.
Предприятиеләрнең бер өлеше бәйрәм чараларын үткәрмәү турында карар кабул иткән инде. Ә кайберәүләр аларны «таҗлы» вәзгыятьне исәпкә алып үткәрергә планлаштыра. Без шәһәрдә корпоративлар буенча хәл-торышны белешергә булдык.
Җырчы Венера Мөхәммәтханова өчен декабрь азагы елның-елында тыгыз булган. Кыз кавер-төркем составында һәм ялгызы рестораннарда чыгыш ясаган. Тик менә быел аның җырлавын ишетү һәркемгә дә язмагандыр, ахры.
- Безнең музыкаль коллективны еш кына эре-эре оешмалар чакыра иде. Әмма быелга алар Яңа ел чараларыннан баш тарткан инде. Шулай да кечерәк предприятиеләрдән чакырулар бар. Андыйлар өчен соло чыгыш ясарга планлаштырам, тик тулысынча тыю кертелмәү шарты белән. Кыскасы, хәзер артистларга җиңел түгел.
Ә менә кичәләр алып баручы Татьяна М. заказларның сизелерлек кимүенә зарланмый, тик аны да алда ни көтәчәген белмәү куркыта:
- Броньнар җитәрлек. Минем хәзер яхшы мәгънәсендә «аврал». Корпоративлар киләсе атнадан башланырга тиеш, персонал һәм кунаклар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәячәк. Тик бәйрәмнәр үткәрүне катгый тыярга мөмкиннәр, дип сөйлиләр. Дөрес булып чыкса, күңелсез инде анысы, әмма кешеләрне дә куркыныч астына куя алмыйбыз.
Ә авыру йоктыру куркынычы чыннан да бар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина сүзләренә караганда, корпоративлар коронавирус көчәюнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Ул мондый чаралардан тулысынча баш тартырга яки аларны профилактик чараларны һәм чикләүләрне катгый үтәп кенә үткәрергә чакырды, юкса безне вәзгыять начараю көтәчәк. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында да шундый ук фикердә торалар. Ведомство җитәкчесе урынбасары Владимир Жаворонков кешеләрнең күпләп җыелуын күздә тоткан чаралар хезмәткәрләрнең үзләре өчен генә түгел, ә гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын ассызыклады: кафе яки ресторанда күңел ачкан кеше аннан откан призларын гына түгел, инфекция алып кайтырга да мөмкин.
Җәмәгатьчелек киңәш-ләргә төрлечә карый. Әйтик, супермаркет хезмәткәре Александр Назаров алар белән тулысынча килешә. Аның дусты коронавирус белән авырган, ә берничә туганында охшаш симптомнар күзәтелгән. Аның авыру «эләктерү»дән яки аны күрәләтә башка кешегә «тапшырудан» курку хисе күңел ачарга теләүдән көчлерәк.
- Бер ел, ике ел шау-шулы кичә урынына коллективыбызны офиста яки мессенджерларда тыйнак кына котласак та, берни дә югалтмабыз. Иң мөһиме - сәламәтлек! - ди ул.
Ә менә банк хезмәткәре Карина Гыйльметдинова өчен Яңа елны хезмәттәшләре белән җыелып бәйрәм итү күркәм традициягә әверелгән. Кыз фикеренчә, шунсыз булмый:
- Башкалар кебек үк, минем өчен дә 2020 ел авыр булды. Күп эшләдек, авыру таралу куркынычы һәм чикләү чаралары аркасында даими стресс кичердек. Безнең офисның
барлык хезмәткәрләре дә Яңа ел бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтә - күпмедер дәрәҗәдә бушану булыр иде. Корпоратив кирәк - рәхәтләнеп күңел ачасы килә.
Тик бәйрәм булырмы, юкмы - әлегә беркем дә белми. Кыз эшли торган оешма шәһәр кафеларының берсендә урын белешкән инде, әмма алар берни дә вәгъдә итми, хәтта алдан түләү дә алмый. Шул сәбәпле Карина әлегә бәйрәмгә кием алырга да ашыкмый, шулай да хезмәттәшләре өчен бүләкләр карап куйган.
- Әгәр кафега баруны тыялар икән, без башка урында, әйтик, офиста күңелле итеп ял итәчәкбез. Бәйрәм булырга тиеш! - дигән фикердә ул.
Сүз уңаенда әйткәндә, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә эш урыннарында корпоративлар үткәрүне хупламыйлар, аларны «иң начар вариант» дип саныйлар. Ни генә булмасын, әлегә тыюлар турында беркем дә игълан итмәде, димәк, бәйрәмне үткәрү-үткәрмәү турындагы карар предприятие җитәкчеләреннән тора.
Хезмәттәшләр өчен Топ-5 бүләк
Корпоратив үткәрелү-үткәрелмәүгә карамастан, хезмәттәшләрне сөендерү һәм алар өчен Яңа ел кәефе булдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк. Ә бу уңайдан сезгә бездән иң актуаль бүләкләр рейтингы ярдәм итәчәк.
1. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җыелмасы. Белгәнебезчә, Татарстанда битлек режимы 2022 елга кадәр озайтылды - индивидуаль саклану чаралары җыелмасы күпме булса да, комачау итмәячәк. Иң яхшысы, битлекнең гадәти булмаган принт белән бизәлүе: һәр көнне аны кәефкә карап сайларга мөмкин.
2. Антисептиклар. Быел санитайзерларга бәяләр артты, ә товар үзе күп тапкырлар дефицитка әйләнеп алгалады - мондый бүләк беркемне дә битараф калдырмаячак.
3. Термокружка яки термос: кыш өчен иң яхшы бүләк, бигрәк тә күп вакытын офистан читтә үткәрергә мәҗбүр булган кешеләр өчен актуаль.
4. Уенчык-антистресс. Күпләр өчен узып баручы ел киеренке булды - бик вакытлы кул астына эләккән мондый бүләк борчулы хис-тойгыларны кискен киметергә ярдәм итәчәк.
5. Китап. Китап уку бер дә модадан чыкмый. Һәр кеше өчен нәкъ менә аңа туры килә торган әсәр табып була. Китапны хезмәттәшегезнең мавыгуы һәм кызыксынуларына карап сайлагыз. Һәм ул аның өчен, һичшиксез, бик яхшы әңгәмәдәш булачак һәм күп мәгълүмат бирәчәк.
Таня Шамбер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа