Әлмәт таңнары

Әлмәт КВН командасы югары лигада уйнаячак

15 декабрьдә Мәскәүнең Россия Армиясенең үзәк академия театрында буш тамашачылар залында Әлмәт командасы катнашында КВН уены узачак.

Әлмәттән «Татнефть» җыелма командасы белән бер сәхнәдә Армавирның «Русская дорога», ставропольлеләрнең «Михаил Дудиков» командасы, шулай ук Снежногорскидан җыелма команда чыгыш ясаячак.


Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, тамашачылардан башка уйнау турында карар кабул ителгән.

Реклама

Узган ел Әлмәт КВН командасы КВН югары лигасында икенче урынны алган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: