Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Tatar сүзе” бәйгесенең приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә

Коннкурсның оештыру комитетына 500 дән артык видеоязма килгән.

Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итүен ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


ТР Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.


Ярыш ике турда үткәрелә. Башта катнашучылар әсәрләрне төрле жанрларда башкарып, видео юлларга тиеш (соло, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр). Видеоязмалар быелның 15 декабренә кадәр кабул ителә.


Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә - киләсе елның 21 февралендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса